Ботулизм сүзе латинчадан

Ботулизм сүзе латинчадан

Ботулизм сүзе латинчадан – казылык дигән сүздән килеп чыккан. Элек казылык ашап еш агуланганнар. Әле IX-X гасырларда ук Византиядә, соңрак Германиядә балыктан һәм казылыктан агулану очраклары булган.

Ботулизм авыруы – аның бактерияләре белән агулану нәтиҗәсендә килеп чыга. Бу чирнең куркыныч ягы шунда: ул нерв системасын зарарлый. Авыру китереп чыгаручы чыганаклар: өйдә консервланган яшелчәләр, гөмбәләр, тозланган, ысланган, киптерелгән балык һәм башкалар. Аларны кайнатып эшкәртү дә ботулизм бактерияләрен юк итеп бетерә алмый, озак саклаганда агулы матдәләр туплана. Өйдә техник чараларны тулысынча саклау да мөмкин түгел. Банкалар, капкачлар, җиләк, яшелчәләр дә кайчак тиешле температурага кадәр кайнарланып бетми. Шикәр, тоз, кислоталарны салганда да нормасы бозыла. Консервланган әйберләрне бүлмә температурасында озак сакларга ярамый. Банкаларга яхшылап юылып бетмәгән, чери, бозыла башлаган яшелчә, җиләк-җимеш тә эләккәли. Болар да зарарлану процессын арттыра.

АВЫРУ БИЛГЕЛӘРЕ

Чир билгеләре агулы азыкны куллангач, 12-48 сәгатьтән килеп чыга. Кеше кинәт кенә хәлсезләнә, башы әйләнә, башы авырта, аппетиты бетә, авызы кибә, күңеле болгана, укшыта. Берникадәр вакыттан сырхау-ның күз алды караңгылана, төкерек йотарга, сулыш алырга авырлаша. Тавыш карлыга, бөтенләй бетәргә мөмкин. Организм¬га нык агулы азык эләккәндә сулыш юллары параличлана, хәтта үлем-җитемнәр булырга мөмкин. Моны булдырмый калу өчен вакытында табибка күренергә кирәк.

АВЫРУНЫ БУЛДЫРМЫЙ КАЛУ ӨЧЕН

Базардан, очраклы урыннардан тозланган, ысланган, ит, балык ризыклары сатып алмагыз. Өйдә консервларга уйлагансыз икән, түбәндәге шартларны үтәргә тырышыгыз:
*Яшелчәләр, җиләкләрне кайнар су астында яхшылап юарга кирәк.
*Яңа тоткан балыкның эчен тиз генә чистарталар. Аны тозларга уйлагансыз икән, башта суыткычта туңдырыгыз.
*Ит, балык, гөмбә эшләнмәләрен тимер капкач белән япмагыз.
*Кыяр, баклажаннарны тозлаганда, аш серкәсен яки лимон кислотасын рецептлар буенча тиешенчә салыгыз. Җиңелчә тозлы тирәлек агу бүлеп чыгарачак. *Банканы, капкачны стерильләштерүгә, азыкны пешекләү һәм кайнатуга да зур игътибар бирегез.

Ирина МӘХМҮТОВА,
Татарстанның гигиена
һәм эпидемиология үзәгенең азык гигиенасы бүлеге мөдире

БЕЛЕШМӘ

2009 елда Татарстанда 4 ботулизм очрагы теркәлгән. Алар өйдә гадәти шартларда тозланган гөмбә һәм киптерелгән елга балыгы ашаганнан соң килеп чыккан.