Эттән дә, төлкедән дә саклан!
Эттән дә, төлкедән дә саклан!
Газета «Ватаным Татарстан» № 40.2010 от 1.10.2010
Эттән дә, төлкедән дә саклан!
Сентябрь азагында бөтен дөньяда котыру авыруына каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, котыру чире күп очракта авыру эт тешләгәннән соң килеп чыга, азагы үлем-җитем белән тәмамланырга да мөмкин. 15 яшькәчә балалар еш кына эт "корбан"нарына әйләнә.
Котыру чире – нерв системасына зыян сала торган кискен йогышлы авыру. Татарстанда да мондый очраклар булгалап тора. Чир вирусларын күбрәк кыргый хайваннар – авыру төлкеләр, бүреләр тарата, ул чир шулай ук мөгезле эре терлекләрдә дә, этләрдә һәм мәчеләрдә дә күзәтелә. Аларның селәгәе аша кешегә дә йогарга мөмкин.
XVII гасырның 80 нче елларында француз галиме Луи Пастер котыру авыруына каршы вакцина уйлап таба. Ул хәзер дә кулланылышта. Ләкин бу чир аркасында әле дә кеше гомеренә куркыныч яный. Авыру хайван тешләгәндә чир кешегә йога. Вирус сыдырылган, җәрәхәтләнгән тире аша да үтеп керә ала.
Котыру чиренең яшерен чоры авыру хайван тешләгәннән соң ун көннән алып ике айга кадәр дәвам итә. Кайбер очракта авыру билгеләре бер елгача үзен сиздерми. Шуңа игътибар итегез: тешләү урыны башка никадәр якын булса, авыру билгеләре үзен тизрәк сиздерәчәк. Чир болай башланып китә: эт тешләгән урын нерв юллары зарарланганлыктан кычыта, сызлый. Авыру кешенең бер сәбәпсезгә эче поша башлый, ул курка, кайгыра, аны тавыш та, яктылык та ярсыта, температурасы күтәрелә. 1-3 көн үткәч, авыру тагын да кискенләшә: йоткылык, тамак мускулларын көзән җыера, сулыш алу авырлаша, нәтиҗәдә кеше сулыш юллары мускуллары яки кан юллары параличланып үлә. Чынлап та бик куркыныч чир бу, шуңа күрә кыргый хайваннар янында гына түгел, этләр-мәчеләр янында да сак булырга кирәк, аеруча яшь балаларны кайгыртыгыз.
Бу куркыныч чирдән саклау өчен йорт хайваннарына ел саен ветеринария станцияләрендә вакцина ясатырга кирәк. Кыргый хайван, эт яки мәче тешләгән икән, ул урынны сабын белән яхшылап юалар, йод сөртәләр һәм тиз арада травматология пунктына барып прививка ясаталар. Шулай ук этне яки мәчене дә тикшертәләр. Котыру авыруыннан саклану өчен бердәнбер чара – вакцина ясату.
Минзәлия ХӘКИМҖАНОВА,
Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәге белгече
СҮЗ УҢАЕННАН: Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе Эльвира Миролюбова хәбәр итүенчә, 2009 елда хайваннарда котыру авыруы буенча 136 очрак, быел 33 районда 170 очрак теркәлгән. Төгәлрәге, әлеге вирус 94 төлкедә, 22 мөгезле эре терлектә, мәчеләрдә һәм этләрдә табылган. Шөкер, кешеләр арасында котыру чире эләктерүчеләр булмаган.