ТАЛПАННАН САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫ

ТАЛПАННАН САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫ

Җәйге айларда халык телендә урман бете дип йөртелгән талпан куркыныч авыру китереп чыгарганын һәркем диярлек белә. Авыруның инфекция чыгынагы булып әлеге бөҗәкләр үрчегән урман массивлары санала. Буынтыкаяклылар төркеменә кергән талпанның бер-берләреннән гәүдә төзелешләре, яшәү рәвешләре белән аерылып торган 10 меңнән артык төре билгеле. Россия территориясендә шуларның энцефалит, боррелиз, кырым гемморагик бизгәге, туляремия, чума, кайтма тиф һәм башка төрле авырулар китереп чыгара торган 60-лап төре бар.
Талпан энцефалиты – үзәк нерв системасының зарарлануына, еш кына параличлануга китерүче йогышлы авыру. Боррелиоз исә терәк-хәрәкәт аппараты, йөрәк, нерв системасы, тире зарарлануы белән характерлы. Авыру кискен һәм озакка сузылган формада үтәргә мөмкин. Авыру талпан (урман бете) тешләгәндә, шулай ук кайнамаган кәҗә сөте кулланганда үтеп керә торган вирус аша тарала. Ел саен Россия дәвалау учреждениеләренә талпан кадалган 150 меңнән артык авыру мөрәҗәгать итә, әммә әлеге бөҗәктән зыян күрүче ун кешенең берсе генә шифаханәгә баруны кирәк дип саный.
Халыкны энцефалит вирусы белән зарарланудан саклау проблемасы тулысынча хәл ителмәгән. Шуңа күрә шәхси профилактика чараларын төгәл үтәү зур әһәмияткә ия. Талпаннар юкә, усак агачлары үскән, куе үлән каплаган катнаш урманнарны яраталар, күбрәк сукмак, юл кырыйларында тупланалар. Активлыклары тәүлек дәвамында үзгәреп тора: кояшлы аяз көннәрдә күтәрелә, көндезге эссе сәгатьләрдә кими. Талпан киемгә ябышканнан соң тәннең капланмаган урынын эзләп өскә үрмәли. Шуңа күрә урман бете үтеп кермәслек итеп киенү мөһим. Урманга барганда өскә ачык төстәге киемнән булу (анда талпан тиз күзгә ташлана) яхшы. Аякка резин итек кияргә күлмәк җиңнәрен беләзектән киң тукыма яисә резина белән тарттырып куярга кирәк. Муен ачылып торырлык булмасын. Башны дүрт почмаклы яулык бәйләп саклыйлар.
Урманнан кайткач, киемне, тәнне яхшылап тикшереп чыгарга кирәк. Өске киемне ишек алдында ук салып калдыралар. Гәүдәнең йон белән капланган өлешләренә, касыкка, култык асларына, колакка аеруча игътибар итү мөһим.
Әгәр талпан тәнгә кадалып өлгергән булса, аны борыны өзелеп калмасын өчен саклык белән генә тартып чыгарырга кирәк. Ул урынга 10-15 минутка нинди дэ булса май сөртеп тотсаң, талпан җиңелрәк чыга. Моның өчен пинцет кулланалар һәм сак хәрәкәтләр белән як-якка каерып тартып чыгаралар. Борыны өзелеп калган очракта утта кыздырылган, яисә спиртта тотылган инә белән актарып алалар. Аннары ул урынга йод эремәсе, спирт, ислемай сөртәләр. Алынган талпанны яндырырга яисә дезинфекцияләүче эремәгә салырга кирәк. Кулны сабынлап юмыйча торып, бернинди очракта да күз, авыз-борын тирәсенә кагылырга ярамый.
Талпан тешләгән кешеләр барысы да медицина учреждениесенә килеп табибка күренергә тиеш. Шуннан соң кешенең сәламәтлеге 21 көн дәвамында күзәтү астында булырга тиеш. Җәмәгать саклану чаралары урман бетен агулау юлы белән бетерүгә юнәлдерелә.
Шәхси саклану чараларына талпанны куркыта торган репелентлар да керә. Һава шартларына һәм химик составларына карап, аларның тәэсир итү көче 2-3 сәгатьтән 10-15 сәгатькә кадәр дәвам итә. Россия Федерациясе территориясендә файдаланырга рөхсәт ителгән репелентларны гына кулланырга кирәк.
Онытмагыз: сәламәтлек барыннан да элек сезнең үзегезгә бәйле.

Республика гигиена һәм эпидемиология үзәге Саба район филиалы ярдәме белән