Профилактика туберкулеза

ТУБЕРКУЛЕЗ

Туберкулез–йогышлы һәм бик куркыныч авыру. Башка йогышлы авырулардан аермалы буларак, ул хроник авыру, шуңа да зарарланган кешеләргә куркынычы күп тапкырлар арта.

Йоктыру

Авыруны  туберкулез микобактерияләре китереп чыгара, аларны  Кох таякчыклары дип тә йөртәләр.
Авыруны дәвалау өчен төрле дарулар куллану нәтиҗәсендә туберкулез микобактерияләре дә үзгәрешләр кичерә. Туберкулез кешеләргә генә түгел, хайваннарга да йога. Актив формадагы туберкулез белән авыручы кешеләр һәм хайваннар инфекция чыганагы булып тора.

Туберкулез микроблары, авыру кешедән сәләмәт кешегә күп очракта тын юллары аша йога. Кеше йөткергәндә, төчкергәндә, хәтта сөйләшкәндә микроб төкерек белән һавага тарала  һәм шул һаваны сулаучы сәламәт кешенең тын юлларына үтеп керергә мөмкин. Калган очракта микобактерияләр азык аша да тарала, тузан белән бүлмәдәге әсбабларга, мебельгә куна, шушы тузанлы һәм микроблы һаваны сәламәт кеше суласа — аның авыру ихтималы арта. Шулай ук авыру ана карынында һәм туу процеcында балага йогу мөмкинлеге дә юк түгел. 

Стресс, иммунитетның какшавы, начар туклану, тәмәке һәм аракы куллану да хәлсезләнгән организмда туберкулез авыруын бик тиз көчәйтеп җибәрә. Туберкулезның актив формасы белән авыручылар әйләнә-тирәдәгеләр өчен инфекция чыганагынына әйләнә. Кох таякчыклары үпкәдә бик тиз үрчи башлый, үпкә ялкынсынуы китереп чыгара һәм бронхлар аша ютәлләгәндә һавага бүленеп чыга.

Авыруның беренче билгеләре.

Туберкулез гади суык тию, үпкә ялкынсынуы кебек, ә кайбер чакта беренче билгеләрсез дә булырга мөмкин. Авыруның иң беренче билгесе – температура күтәрелү. Авыру әкренләп ябыга, бер сәбәпсез тирли. Тирләү бигрәк тә төнлә һәм таң алдыннан йокыдан уянганда сизелә. Авыру башында ук каты ютәлдән дә башланырга мөмкин, тора-бара ул тагын да  көчәя һәм какырык та килә башлый,  ягъни туберкулезның актив формасы башлана.

Авыруны кисәтү юллары

Туберкулезны төрле ысуллар кулланып кисәтергә мөмкин. Дөрес диагноз кую өчен флюорография яки рентген, Манту пробасы яки лаборатор юл  кулланырга мөмкин.

Манту пробасы балаларга һәм яшүсмерләргә һәр ел саен куела. 15 яшьтән соң 2 елга бер мәртәбә флюорографик тикшерүне һәркем үтәргә тиеш. Бу тикшерү туберкулез авыруын гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк куышлыгында булган башка авыруларны ачыкларга да ярдәм итә.

Туберкулезны дәвалау бары тик врач контроле астында гына булырга тиеш. Туберкулезга каршы көрәштә беренче чиратта БЦЖ прививкасы ярдәмендә ясалма рәвештә булдырылган иммунитет – ягъни авыруга каршы   торучанлык тора. Шуңа күрә әти-әниләр бу прививкадан баш тартуның бала өчен бик аяныч тәмамланырга мөмкин икәнен аңласыннар иде. Авыруны кисәтү дәвалауга караганда җиңелерәк бит.

Кайда флюорография үтәргә була?

Паспорт һәм иминиятләү полисы булган очракта  яшәү урынындагы  поликлиникада үтәргә була. Бу ысул  туберкулёзның башлангыч узгәрешләрен билгеләу һәм дәвалауны уз вакытында башлау өчен бердәнбер адым.

Организмның табигый каршы торучанлыгы да булса, туберкулез сезнең өчен куркыныч түгел. Хезмәт белән ялны дөрес чиратлаштыру, дөрес туклану, физкультура белән шөгельләнү, организмны чыныктыру, тәмәке һәм аракыдан баш тарту – барысы да туберкулезга каршы киртә булып тора.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!