Федеральная служба по надзору в сфере защиты прав потребителя и благополучия человека
Федеральное бюджетное учреждение здравоохранения
«Центр гигиены и эпидемиологии
в Республике Татарстан (Татарстан)» Smiley face

Туберкулездан саклан

24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәшү көне буларак билгеләп үтелә. Бу очраклы түгел. Моннан 128 ел элек, нәкъ шушы көнне немец микробиологы Роберт Кох әлеге авыруны китереп чыгарган микроблар - туберкулез таякчыклары табылуын игълан итә.
Туберкулез авыруы, Бөтендөнья сәләмәтлек саклау оешмасы мәгълуматларыннан күренгәнчә, һәр елны җир шарында 2 млн. кешенең гомерен өзә. Татарстанның Әгерҗе, Алексеевск, Әлки, Апас, Бөгелмә районнарында бу авыру аеруча киң таралган.

Йоктыру юллары

Туберкулез микроблары әйләнә-тирәгә авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә, төкерек кисәкчекләре белән чыга. Кеше организымына микроблар, гадәттә, сулыш юллары аша эләгә. Организмның саклану көче җитәрлек булмаса, туберкулез таякчыклары канга эләгә һәм төрле органнарда тупланып авыру китереп чыгара. Инфекция чыганагы белән бер бүлмәдә (өйдә яки эштә) очрашып тору, микробларның организмга кабат-кабат эләгүе, авыру белән бер йортта яшәү авырып китүгә этәргеч булып тора.

Авыруның гомуми билгеләре

Күбрәк үпкә туберкулезы очрый. Авыруның иң беренче билгесе - температура күтәрелү. Авыру әкренләп ябыга, тирләүчән була. Тирләү бигрәк тә төнлә һәм таң алдыннан йокыдан уянганда сизелә. Авыруның башында ук каты ютәл сизелгәли, тора-бара ул көчәя һәм какырык килә башларга мөмкин, ягъни туберкулезның актив формасы башлана. Төрле стресслар, иммунитетның какшавы, начар туклану, тәмәке һәм аракы кулланган очракта хәлсезләнгән организмда туберкулез авыруы бик тиз көчәеп китә.
Туберкулезның актив формасы белән авыручылар әйләнә-тирәдәгеләр өчен инфекция чыганагынына әйләнә. Кох таякчыклары үпкәдә бик тиз үрчи башлый, үпкәне җимерә һәм бронхлар аша ютәлләгәндә бүленеп чыга.

Авыруны ничек ачыкларга

Дөрес диагнозны флюорография яки рентген, Манту пробасы ясатып яки лаборатор юл белән белергә мөмкин.
Манту пробасы балаларга һәм яшүсмерләргә һәр ел саен куела. 15 яшьтән соң 2 елга бер мәртәбә флюорографик тикшерүне һәркем үтәргә тиеш. Бу тикшерү туберкулез авыруын гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк куышлыгында булган башка авыруларны ачыкларга да ярдәм итә.

Соңгы елларда антибиотикларга бирешмәүче туберкулез турында врачлар чаң кага. Туберкулезның дәвалауга бирешмәүче бу формасы дәвалануны ахырына кадәр җиткермәгәндә, врач билгеләгән даруларны вакытында һәм дөрес кабул итмәгән очракларда килеп чыга, ягъни таякчыклар "чыныга". Бу очракта авыруны дәвалау бик озакка сузыла, көчлерәк һәм кыйммәтлерәк дарулар кулланырга кирәк була.

Шуңа күрә туберкулезны дәвалау бары тик врач контроле астында гына булырга тиеш.
Туберкулезга каршы көрәштә беренче чиратта БЦЖ прививкасы ярдәмендә ясалма рәвештә булдырылган иммунитет - ягъни авыруга каршы торучанлык тора.

Шуңа күрә әти-әниләр бу прививкадан баш тартуның бала өчен бик аяныч тәмамланырга мөмкин икәнен аңласыннар иде. Авыруны кисәтү дәвалауга караганда җиңелрәк бит.

Организмның табигый каршы торучанлыгы да булса, туберкулез сезнең өчен куркыныч түгел. Хезмәт белән ялны дөрес чиратлаштыру, дөрес туклану, физкультура белән шөгельләнү, организмны чыныктыру, тәмәке һәм аракыдан баш тарту - барысы да туберкулезга каршы киртә булып тора.


Күкрәк читлегенә рентгено-флюорография тикшерүе - туберкулёзның башлангыч узгәрешлэрен билгеләу һәм дәвалауны үз вакытында башлау өчен бердәнбер адым.

Ин яхшы саклану - уз вакытында уздырылган вакцинация!
 


Пишите нам