Федеральная служба по надзору в сфере защиты прав потребителя и благополучия человека
Федеральное бюджетное учреждение здравоохранения
«Центр гигиены и эпидемиологии
в Республике Татарстан (Татарстан)» Smiley face

Урман бете ак күлмәктән куркамы?

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән  Сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә. Быел узачак чаралар черкиләр, талпаннар һәм башка бөҗәкләр китереп чыгаручы чирләрне кисәтүне күздә тота. Вируслы талпан энцефалиты (баш мие ялкынсыну) һәм боррелиозы (нерв системасын параличлый) чирләре әнә шундыйлардан. 2012-2013 елларда талпан  боррелиозы чирләре республиканың 16 районында табылган. Әлеге чирләр хакында Республика гигиена һәм эпидемиология үзәге белгече Екатерина Чернова менә ниләр сөйләде:

– Урман бетләре – талпаннар урманнарда гына яши дигән сүз чынбарлыкка туры килми. Ул урман буйларында, көтүлекләрдә дә, кырларда  да үрчи. Соңгы елларда көтүлекләрдә артуы күзәтелә. Парклардагы ял итү мәйданнарында йөргәндә талпан кадалу очраклары да аз түгел. Узган ел талпаннар апрель уртасында һәм августның икенче яртысында бик активлашкан иде. Апрельдән башлап беренче кар төшкәнче аларның һөҗүменнән сакланырга кирәк. Агачтан шыбыр-шыбыр талпан коела, дигәнне ишеткәнегез бардыр. Талпаннар куе ябалдашлы агачларда күп, шулай ук үләннәрдә, кеше һәм хайваннар үтеп йөри торган сукмакта, юл читендәге чирәмдә дә очрыйлар. Кешенең башта киеменә, хайванның йонына эләгәләр һәм тәнгә кадалалар.

Талпанга каршы тәнгә сөртү өчен махсус препаратлар юк. Сиптергеч аэрозольләр кулланганда аларның тәэсире озакка бармый, исе тиз бетә. Берничә сәгатьтән кабат сиптерергә кирәк. Тирегә эләккән талпан агулы исне тоемлаганчы ук тәнгә кадалып кан эчә башларга мөмкин. Халыкта, талпан ак киемнән курка, дигән ышану бар. Ләкин алай түгел, бөҗәк төс аермый, яныннан үтеп баручы теләсә нәрсәгә ябыша. Галимнәр талпанны ак чүпрәк кисәге белән җыя, чөнки алар анда әйбәтрәк күренә. Урманга барганда озын балаклы һәм җиңле кием кияргә тырышыгыз.

Талпан кадалган урын  кызарып чыкмаска да мөмкин һәм ул авыртмый да диярлек, чөнки урман бете авыртуны басучы матдә бүлеп чыгара. Урманнан кайткач, кием-салымны, бөтен тәнне, башны, чәч төпләрен карагыз, коенып чыгыгыз. Авыру талпан вирусы канга эләккән икән, ул бөтен организмга таралачак.  Талпанны тәннән никадәр тизрәк алсаң, шулкадәр яхшырак. Моның өчен энә яки бүтән очлы әйбер кулланырга мөмкин. Тик сак булыгыз: башы өзелеп кала күрмәсен. Ял һәм туризм товарлары кибетендә аның өчен махсус җайланма сатыла. Талпанны чокып алгач, сытып ташлый күрмәгез. Пыяла савытка салып, Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә китерегез. Анда талпанның энцефалит һәм боррелиоз чире белән авыру-авырмавын тикшерәчәкләр. Бу сезгә нинди дәва күрсәтергә икәнен ачыклау өчен кирәк. Әлеге үзәк Казанның Сеченов урамында, 13 а йортта урнашкан. Телефон: 221-90-89. Энцефалитны гамма-глобулин, боррелиозны антибиотиклар белән дәвалыйлар. Энцефалитка каршы прививка ясатырга мөмкин. Ләкин ул да чирдән тулысынча коткармый, талпан боррелиозына каршы вакцина юк.
/Фәния Арсланова /

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 47, 02.04.2014/)


Пишите нам